Наил Дунаев вафат. Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай) 1937 елның 3 маендаТатарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлады. Анын табигый таланты һәм олы җанлы шәхес булуы тамашачыларны Һәрвакыт жэлеп итте. Аның башкарган рольлләре бихисап. Һәр образы тормышчынлыгы, табигыйлеге белән аерылып тора иде.
Актерлык хезмәте белән бергә Наил Дунаев театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Моннан тыш, Казан мәдәният һәм сәнгатьуниверситетында профессор булып эшли, актерлык осталыгына укыта.Анын бихисап укучылары бугенге кондэ дэ уз юлларын тапкан, абруйлы шэхеслэр. Наил Дунаев күренекле, киң диапозонлы артист, үз эшенең чын остасы иде. Театрда аның абруе гаятьзур булды.Һәрвакыт көләч йөзле, ягымлы карашлы, җылы күңелле Наил абый истәлеге татар халкы, безнең күңеллэрдэ мэнге сакланыр.
Наил Дунаевны соңгы юлга озату буген 1ноябрьдә иртэнге сэгать 10.00 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.Яңалыклар чыгарылышыннан соң, сезнең игтибарга Хәерле көн Татарстан тапшыруында Наил Дунаев турында фильм тәкдим итәбез.