Быел республикабызда рекордлы уңыш – 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Техник культураларны җыю әле дәвам итә. Кырларда эшнең барышына бәя бирү өчен, без студиягә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Әнвәр улы Садыйковны чакырдык.