Чәк-чәк, бавырсак, бәлешләр.Мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен Түбән Кама халкы,йөз килограммнан артык камыр ризыклары әзерләде. Күчтәнәчләрне районның балалар бакчалары, дин әһелләре пешергән. Хәйрия эшен “Татарстан хатын-кызлары” оешмасы башлап җибәрә.
Ашханәдә эш кайный. Балалар бакчалары хезмәткәрләре алма бәлешләре, башка тәм-томнар пешерә. Камыр ризыклары Казанга җибәреләчәк.
“Солдатка бәлеш” акциясенең күп еллык тарихы бар. Хәйрия чарасы хәрби хезмәткә алынучы егетләр өчен уйлап табыла. Быел исә “Татарстан хатын-кызлары” оешмасы мобилизациягә эләккән ир-атларны сөендерергә була. Әлеге тәкъдимне башкалар да хуплап ала. Баллы күчтәнәчләрдән тыш посылкага җылы оекбашлар, киемнәр дә салалар.
Шул арада балалар тырышып рәсем ясый. Ак кәгазьдә – солдатлар һәм аларны зарыгып көтүче гаиләләре. Иҗат җимешләрен сабыйлар шулай ук хәрбиләргә тапшырачаклар.
Эльза Әхмәтҗанова, Гөлия Нигъматуллина, Светлана Шумкова, Рафаэль Рәкыйпов
Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.