Бүген Сарман районында Татарстан республикасы президенты каршындагы татар телен һәм татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсәләләре комиссиясе әгзалары белән берлектә, зонал семинар-киңәшмә уза. Утырыш эшендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы президенты каршындагы татар телен һәм татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Сарман районы хакимият башлагы Фәрит Хөснуллин чыгышлары көтелә.
Киңәшмә үз эшен Сарман авылындагы Бәрәкәт мәчетендә башлап җибәрә. Аннан исә Сарман аграр көллияте эшчәнлеге белән танышу күздә тотыла.
Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең эш тәҗрибәсе, районның балалар бакчасы, мәдәният йорты иҗат колекктивларының чыыгышлары көтелә. Ә инде Сарман раойнында узган киңәшмә турында тулырак репортажны киләсе Яңалыклар чыгарылышында карый аласыз.