25 октябрьдә сирәк күренеш – өлешчә кояш тотылуның шаһиты була алабыз, ул 2022 елдагы төп астрономик вакыйга санала. Алга таба кояш тотылуны 2030 елда гына күзәтеп була.
Сирәк астрономик күренешне 14.30 сәгатьтә күреп була. Кояш тотылу бөтен җирдә дә өлешчә генә күренә – җир өслегенә айның ярымкүләгәсе генә төшкәнлектән, ай кояш дискының бер өлешен генә каплый.