Татарстанның халык артисты Илсур Сафин өчен узып баручы ел, юбилей елы буларак истә кала. 40 елдан артык эшләү дәверендә җырчының саллы гына репертуары тупланган һәм үз тамашачысы булдырылган. Татарстанның халык артисты Илсур Сафинның юбилей концертын безнең хәбәрчеләр дә карап кайтты.
Җырчыны тамашачы сәхнәдән дүрт сәгатъ җибәрмәде! Хәер, алар алдында чыгыш ясаучы Татарстанның халык артисты Илсур Сафин да җанатарларыннан аерылырга ашыкмады. Иҗади эшчәнлек вакыты өчен дә тупланган бай репертуарыннан берсен-берсе матур, мәгънәле эчтәлекле җырларын яңгыратты.
Озак еллар Илсур Сафин осталыгың Казан Мәдәният һәм Сәнгать институтында укытып яшь буын җырчыларга тапшыра, бүгенге көндә танылган җырчы “Рок мәктәбендә” вокал дәресләре алып бара. Шәкертләре барысы да үз тамашачысын һәм сәхнәдә үзләренең урыннарын тапканнар. Бу остаз өчен әлбәттә зур бәхет!
Илсур Сафин татар композиторларының әсәрләре, яңа язмалар өстендә эшли Сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балаларына багышлап 2010 елдан алап Хәйрия концертлары оештырып җибәрә.
“Тату яшәп, тигез гөмер кичереп, дуслар, коллегалар, яраткан тамашачым белән, Татарстаныбызгы, татар халкына,милләттәшләребезгә сәнгатъ мирасын калдырасым килә, ”дип хыяллана ул.
Эльза Әхмәтҗанова, Александр Решеткин Татарстан яңалыклары