Бу атнада Татарстанда әтиләре өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган 18 яшькә кадәрге һәр балага 20 мең сум күләмендә түләүләр бирелә башлый. Узган атнада районнарда гаризаларны тутыру буенча эш тәмамланды, Казан һәм Чаллыда бу эшләр дәвам итә.
Татарстан башкаласында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү буенча актив эш бара. Аерым алганда, шундый гаиләләрдән булган балалар мәктәпләрдә түләүсез туклану мөмкинлегеннән файдалана башлады. Ташлама уку елы ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» иҗтимагый хәрәкәте үз эшен дәвам итә. Хәрәкәт нигезендә волонтерлар штабы формалашкан, кайнар элемтә дә гамәлдә. Аның номеры экранда күрсәтелгән.
8 800 350 0216