Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” XI Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының җиңүчеләре тамашачы каршында имтихан тотты.
Пандемия һәм башка чикләүләр аркасында бәйгенең йомгаклау концерты кичектерелеп килде. Исегезгә төшерәбез, Татар моңы Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008нче елдан башлап үткәрелә. 2021нче елдан башлап бәйгене 3 елга бер тапкыр үткәрү тәкъдиме кертелде. Академик вокал, инструменталь башкару, эстрады җыры кебек номинацияләрдә беренче урын яулаучылар сәхнә тотты. Ә Халык җыры номинациясе җиңүчесе Айнур Исламов хәзерге вакытта ватаныбызны саклый! Ул үз җырын видеоязма аша тәкъдим итте.