16-17 ноябрь көннәрендә Россиядә беренче тапкыр татар милли аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара аш-су турниры үткәрелә.
Быелгы цифрлаштыру елы уңаеннан гаризалар беренче мәртәбә онлайн форматта кабул ителә. Бәйгенең шарты: аш-су осталары милли-ризыклар әзерләп ярыша. Бәйге Казан һәм Татарстанның Рестораторлар һәм Отельерлар ассоциясе, Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Бәйгене гамәлгә куючылар аш-су осталары күбрәк район — авыл җирлегенән катнашыр дип өметләнә. Аш-су осталары сайт аша бәйгегә тәкъдим ителгән ризыкның фоторәсемнәре белән гариза юллый. Сайлап алынган ун катнашучы Казанга чакырыла һәм финалда үз ризыгын әзерли.