Татарстан Республикасы Президенты 2023 елга Дәүләт Советына юллама белән чыкты. Юллама республика тормышының мөһим юнәлешләрен чагылдыра. Президент дөньядагы хәзерге катлаулы хәлгә ачыклык кертте, гаилә, балалар, ватанпәрвәрлек, ата-бабалар мирасын саклау төшенчәләренең әһәмиятен билгеләп үтте.
Рухи хәзинәләрнең тулаем бер системасын булдыру, тәрбия эшен камилләштерү, илкүләм иҗтимагый институтларны үстерү буенча киләчәктә җитди бурычлар тора.
Агросәнәгать комплексы республика икътисадының иң әһәмиятле тармакларының берсе булып тора. Татарстан азык-төлек продуктларының төп төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән, ул кайбер чит төбәкләргә дә шактый күләмдә азык-төлек чыгара ала.
Тагын бер өстенлекле юнәлеш – мәгариф системасын үстерү. 2023 ел Россия Федерациясендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде.
Республика программалары халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелергә тиеш. Бу кешеләрнең тормыш сыйфатын алга таба да яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерү, ата-бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне торгызу гаять зур әһәмияткә ия. Россия халыклары мәдәни мирасы елының дәвамы буларак, 2023 ел республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Алия Галиуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары