Дини әдәбиятта гаилә мөнәсәбәтләренең тәртипләре аңлатылса да, төрле нечкәлекләрне тулаем аңлау җитеп бетми. Гаилә көнкүрешендәге мисалларга бай булган «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә дәресләре» дигән яңа китабын “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгында тәкъдимитте. Тулырак Ләлә Зәйнуллина материалында.
Әләге басма Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә «Хозур» нәшрият йортында 3 мең тираж белән басылган. Нәшриятның баш мөхәррире Гөлназ Ситдыйкова китапның башта рус телендә басылуын Татарстан белән генә чикләнмичә Дагыстан, Чечня, Ерак Көнчыгышка таралуда дип искәртте.
“Гаилә” мәчетендә гаилә дәресләре күптәннән алып барыла. Әлеге басма шул дәресләргә нигезләнеп төзелгән.
«Гаилә дәресләре» басмасы никахның җимерелүенә илтә торган хаталарны, гаделсезлекләрне, хокук бозылуны урап узуда ярдәм итәр.
Ләлә Зәйнуллина. Илдар Гәләветдинов. Татарстан яңалыклары.