Бу көннәрдә генә Апас районында чираттагы матур чара булып узды. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы булып эшләп килүче “Йолдыз” “Звезда” район газетасысы бинасы капиталь төзекләндерүдән кабат ишекләрен ачты. Бинаны биш ай эчендә эшләп чыкканнар. Ачылу тантанасында Татмедиа җитәкчелеге, чакырылган кунаклар, район башлыгы, ветераннар, газетаның яраткан укучылары катнашты.Чарадан Фәннур Хәсәнов репортажы.
1930 елның 10 августында Апас административ районы төзелә. Шул вакытларда районда беренче тапкыр район газетасы “Комбайн” оеша. Бүгенге көнгә кадәр төрле исемнәр «Комбайн», «Бригадир», «Трактор», «Йолдыз» («Звезда») астында бастырылган газета, “Татмедиа” акционерлар җәмгыяте филиалы булып, гөрләп яшәвен дәвам итә.
Апас районының сүнмәс йоздызы –“Йолдыз” газетасы битләрендә районны зурлап, хезмәт халкын данлап күпме күркәм язмалар бастырылды, күпме яшь талантларны барлап ачты әлеге газета.
Һәр басма киң эчтәлекле, яңа, тормыш өчен кирәкле рубрикалар белән баетыла бара.
Бүгенге “Йолдыз”- ул көчле профессиональ, үз хезмәтләрен яратучы зур, талантлы коллектив. Заманында Фатыйх Адаматов салган нигез бик ныклы нигез булган. Шушы нигезне саклап дәвам итүче Шәрипов Гаяз, Яфизов Абдулла, Ягфәрова Фатыйма, Сөнгатуллина Магсүмә, Шәрипов Гаяз, Яфизов Абдулла, Шәфигуллин Хөснулла һәм алардан соң килгән буын редакторларның хезмәте юкка китми, киресенчә, тагын да югары биеклеккә күтәрелә бара.
Газета атнага бер тапкыр җомга көнне чыга. Филиалда 17 кеше эшли.Барлык район, республика яңалыклары яктыртыла. Барлыгы 44 мең 881 язылучысы бар. Тәүлеккә уртача 1500 кеше укый. 2022 елның 13 апрелендә район башлыгы Айрат Җиһаншин инициативасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзекләндерү эшләре башланып китә. Бүгенге көндә бина үз вазыйфасын тулы көчтә башкара.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.