Бүген 20 октябрьдә Дәүләт Советы берьюлы ике утырыш уздыра. Беренче утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясый. Традиция буенча утырышта Татарстан хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, бизнес вәкилләре катнаша.
Өйлә вакытында Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы башлана. Анда республика законнарының барлыгы 8 проектын , ике федераль закон проектын карау планлаштырыла. Шулай ук киләсе өч елга Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектын карау көн тәртибенең төп мәсьәләсе.