Татарстанда яшьләр арасында профессионаллар тәрбияләү өчен системалы эш алып барыла. “Төрле һөнәри өлкәләрдә — сәнәгать дизайныннан алып кунакчыллык секторына кадәр осталыкны үзләштерүче яшь татарстанлылар яшьтәшләренә үрнәк”. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионалларның унынчы Илкүләм чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында белдерде.
Унынчы «Яшь профессионаллар» милли чемпионаты финалы сентябрьдә Саранскида узды.
Финал ярышларында килеп тә , онлайн катнашу мөмкинлеге дә бар иде. Татарстаннан 96 конкурсант катнашты. Республика регионнарның гомуми медаль нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды. Ә тулаем алганда Татарстан 111 медаль, яулады.
«Сезнең һәр медалегез — Татарстанның уңышы. Республика алга таба да «Яшь профессионаллар» хәрәкәтенә ярдәм итеп кенә калмый ә, аның югары стандартларын белем бирү практикасына кертә», — дип белдерде Татарстан Президенты.
Очрашу соңында Рөстәм Миңнеханов яшь һөнәрчеләргә Татарстаны Президенты һәм Министлар кабинетының рәхмәт хатларын тапшырды.
Мөршидә Җиһан,Ралина Абрамова, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.