Җәмгыятьтә «Китап укучылар сирәгәйде» дигән фикер киң таралуга карамастан, чынбарлыкта, бүген китаплар элекке чорларга караганда күбрәк нәшер ителә. Ә инде тарихи китаплар аеруча рухи яктан кыйммәтле. Мирасыбызны, тарихны чагылдырган әсәрләр дә, китап сөючеләр арасында зур кызыксыну уятып кына калмый, үткәнебезне барларга ярдәм итә. Тапшырубызны “Китап алдым кулыма” сәхифәсе белән Ләлә Зәйнуллина дәвам итә.
Исәнмесез! Татарлар — батыр халык, алар хәрбилектән беркайчан баш тартмаган.
Татар милләтеннән булган беренче төрек генералы Шакир-пашА турында китап тәкъдим ителде.
Пензада яшәүче милләттәшебез Фирдәвес Тумеркина үзенең ерак бабасы Шакир Яваев турында “Шакир-пашА эзләреннән” дигән китап нәшер итте. Автор китапка язмаларны 30 ел туплый: архив материалларына, туганнарының истәлек- хатирәләренә нигезләнә.
Мөхәммәдшакир Яваев 1855нче елда Пенза өлкәсе Качкару авылында мулла гаиләсендә туа. Җыйнак кына татар авылыннан булган Шакир Төркиядә укып, шунда яшәп кала. Киләчәктә талантлы гаскәри Госманлы империясе генералы дәрәҗәсенә ирешә.
Әлеге басманы тәкъдир итү чарасында галим Дамир Исхаков Госманлы империясенең татарлар өчен ят дәүләт булмавын искәртте.
43 бүлектән торган китап татар эшлеклесенең тулаем язмышын күрсәтә.
Дөньяның төрле төбәкләренә сибелгән милләттәшләребезнең язмышы катлаулы, әмма уникаль. Аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында әлегә ныклап өйрәнелмәгән.
***
Әдәбият сөючеләр игътибарына «яңа татар прозасы»на нигез салган әсәр дип бәяләнгән «Албастылар» кыйссасының Икенче китабы тәкъдим ителде.
Язучы Галимҗан Гыйльманов каләменнән төшкән бу әсәр бүген дә идея-тематикасы, күңел гаме, өр-яңа мәгънәви ачышлар бирә. Хәтер эзләүгә корылган мәхәббәт тарихының Казан ханлыгы тарихына барып бәйләнүе шулай ук укучыга кызык тоелыр.
***
Илебез халкының яшәешен, холык-фигылен, күңел дөньясын үзгәрткән Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, коллективлаштыру еллары, Сталин репрессияләре, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары «Буа» романының төп геройлары. Роман авторы Фирдүс Гыймалтдинов роман геройларына сынау арты сынау килсә дә, намус, вөҗдан, иман кебек кешелеклелек сыйфатларына тугры калуын ачык сүрэтли.
Теләсә нинди авырлыкны, җәбер-золымны сабырлык белән җиңеп чыгарга мөмкин диеп бүгенгә саубуллашам.