Ярдәм янәшә. Помощь рядом Республика иҗтимагый хәрәкәте мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча бриффинг оештырды. Күпчелек нинди сорулар белән мөрәҗәгать итә, алар ничек хәл ителә, киләсе язмада.
Белгечләр мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләреннән килгән төрле үтенечләр кабул итә, алар белән даими элемтәдә тора. Шулай ук кайнар линия эшли. Һәр унынчы мөрәҗәгать психологик ярдәм күрсәтү. Республиканың төрле районнарында гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшли. Мобилизацияләнгән гражданнарның иң зур теләге аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Бу аңлашыла да, чөнки күп кенә гаиләләрдә, балалар, олы яшьтәге әти-әниләре калган.
Күп кенә муниципаль берәмлекләрдә социаль ярдәм чаралары күрсәтелә инде. Бүген 30дан артык район мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын бушлай кайнар туклану белән тәэмин итә. Шулай ук психологик ярдәм, хатын-кызларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү. Мәдәни-ял итү, спорт чараларына бушлай йөрү, түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә бушлай шөгельләнү. Балалар үзләре дә Бөтенроссия солдат хаты акциясендә катнашып хәрби операциягә киткән әтиләренә, абыйларына шул рәвешле ярдәм күрсәтергә тырыша. Шулай ук 18 яше тулмаган балаларга 20мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата түләү каралган. Ул мөрәҗәгать иткәннән соң ике атна эчендә күчерелә. Риана Саввина да әнисе Гөлфия белән әлеге документны тутырырга килгән.
Сораулар төрледән – төрле, ләкин һәрбер гаиләнең мөрәҗәгате тиз арада хәл ителсен өчен шартлар тудырылган.
Алия Галиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.