Казан шәһәре филармониясе артистлары премьерага әзерләнә. 16 ноябрьдә Камал театры сәхнәсендә алар башкаруында данлыклы “Зәңгәр шәл” спектакле куела. Мәйсәрә — “Голос.Дети” конкурсы финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗәнова. Репетиция барышын Айзилә Батырханова да күреп кайтты.
“Зәңгәр шәл” спектакле беренче тапкыр моннан 96 ел элек Татар академия театрында куела. 1926елдан башалап ул халык күңеленә кереп кала һәм һәрвакыт яратып карала. Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендә Казан шәһәре филармониясе солистлары да тамашачыга үз “Зәңгәр шәл”ен тәкъдим итә. Төп рольләрдә җырчылар!
Кайсы гына театр артисты Мәйсәрә ролен башкарырга хыялланмый икән? Мондый бәхет Сәйдэ Мөхәммәтҗановага елмайган.
Октябрь азагы, ноябрь башында Казан шэхэре филармониясе артислары спектакль белэн район-авылларга гастрольлэргэ жыена.16 ноябрьдэ исэ жыр-биюле Зэнгэр шэл Камал театрында!
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.