Казандагы халык промыселы сәнәгате техникумы коллективы Украинада махсус операциядә катнашучы Татарстан вәкилләренә йомшак баш киемнәре тегүчеләр сафына кушылды. Исегезгә төшерәбез, әлеге техникум эшче һөнәрләре буенча Россиянең ювелир эшләре һәм керамикадан әйберләр ясау ресурс үзәге булып тора. Россия Федерациясенең мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная Татарстанга эш сәфәре вакытында студентларның казанышларын югары бәяләде. Ә республиканың мәдәният учреждениеләре мобилизацияләнгән якташларыбызга меңнәрчә данә балаклава тегеп, озатырга җыена.