Киләсе елда Арча балалар сәнгать мәктәбе 60 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Бу үзе бер тарихи гомер. Биредә укучыларыга һөнәри яктан камилләшү өчен яңа проектлар тормышка ашырыла, күп еллар сәләтле балаларның иҗаты буенча төрле программалар эшли. Мәктәптә музыка, хореогравия, сынлы сәнгать, театр, агач бизәкләү бүлекләре бар. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында ремонтланган Арча балалар сәнгать мәктәбе белән Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова танышты.
Арча балалар сәнгать мәктәбе 1963 елда ишекләрен ача. 1977 елда директор булып — Альберт Сәлах улы Гайнетдинов билгеләнә, 35 ел җитәкчелек итә. Бүгенге көндә җитәкче вазыйфасын Гөлнара Барый кызы Сабирова башкара. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары күп кенә бәйгеләрдә катнашып җинү яулаган. Тагын бер шатлыклы хәбәр “МӘДӘНИЯТ” проекты кысаларында биредә капиталь ремонт уздырылды
Хәзерге вакытта Арча балалар сәнгать мәктәбендә 851 укучы бию, театр, һәм музыка юнәлеше буенча белем ала. Мәдәният проекты кысаларында шактый яңа уен кораллары сатып алынган. Яшь музыкантлар яңа баян, пианино, гитара кебек уен коралларында уйнап күрсәтте һәм килгән мөхтәрәм кунакларны таң калдырды.
“Мәдәният” проекты мөмкинлекләре турында Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Преподобная Надежда Александровна сөйләде.
Һәрбер төбәк мөстәкыйль рәвештә төзекләндерү эшләре кирәк булган мәктәпләр турында мәгълүмат җибәрә. Без Федерация дәрәҗәсендә тикшерү эшләре үткәрәбез, ничә укучы укыганнын ачыклыйбыз һәм чыннан да ремонт кирәк булган мәктәпләрне сайлап алабыз.
Татарстан буенча 28 балалар сәнгать мәктәбендә төзекләндерү эше үткәрелгән. Надежда Александровна эйтүнчә, әлеге проект дәвам итсен өчен, шактый көч һәм тырышлык таләп итә. Киләчәк тә шактый яңа проектлар көтелә.
Динә Нәҗметдинова. Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.