Республикада мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларын гамәлгә кертергә планлаштыралар. Бу хакта республика Министрлар Кабинеты карары проектында әйтелә.Тулырак алдагы язмада.
вмз Насырова
Документ нигезендә. эш бирүчеләргә мобилизацияләнүчеләргә өстәмә социаль гарантияләрне бер тапкыр бирелә торган түләүләр рәвешендә билгеләргә, шулай ук ярдәмнең өстәмә чараларын күздә тотарга киңәш итәләр. Мобилизацияләнгән кешеләрнең туганнарын эшсез итеп тану турындагы карар, өч көннән дә соңга калмыйча, кабул ителергә тиеш. Пенсионерларга шифаханәгә юлламалар белән тәэмин иткәндә беренче чираттагы хокук бирелә. Яңа туган балалары булган гаиләләргә бүләк комплекты каралган. Мобилизаөияләнүчеләрнең өлкән яшьтәге туганнарына, шулай ук беренче, икенче төркем инвалидларга өйдә бушлай социаль хезмәтләр күрсәтелә.
Мобилизацияләнүчеләргә килгәндә, Татарстанда эш бирүчеләргә хәрби хезмәткәргә һәм аның якыннарына өстәмә ташламалар билгеләргә киңәш ителә. Әйтик, Татарстанның әйдәп баручы элемтә операторы махсус операция зонасына киткән һәр хезмәткәренә 100 мең сум акча күчерә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә барлык структураларны да әлеге категория гражданнарга, шул исәптән бер тапкыр бирелә торган түләүләрне дә кертеп, ярдәм итәргә өндәде. Республиканың резерв фондыннан –зонага чакырылган ир-атлар гаиләсендә тәрбияләнүче һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум акча бирелә.
Мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында шәһәр Мэриясендә узган киңәшмәдә дә хисап тоттылар. Әйтик, хәрби хезмәткәрләрнең 489 баласы шәһәр мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык белән туклана, 285 ата-ана мәктәпкәчә учреждениеләргә түләүдән азат ителә. Шулай ук 650 «Батыр» картасы да бирелде. Аның белән 18 яшькә кадәрге балалар бушлай спорт һәм мәдәният учреждениеләренә йөри ала.
Әгәр сораулар булса, аларны популяр мессенжерга бирергә мөмкин. Татарстанда өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча чат-ботны эшләтеп җибәрделәр. Ул берничә тематик блокка бүленә. Шулай ук, сервис ярдәмендә, кулланучылар кредит каникуллары, медицина тикшерүләре тәртибен, шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә ала.