Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Әлеге проект, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Президент каршындагы татар телен һәм татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Аны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев алып бара. Бүген сүзебез, Татарстанда беренче хатын-кыз композитор, артист һәм җырчы Сара Садыйкова турында. Татар тарихына онытылмас әсәрләре белән кереп калган күренекле композиторның киләсе елда 110 еллыгы билгеләп үтелә. Республикада шул уңайдан аңа әзерлек бара.