2013 елдан бирле «Сәләтләр җире» проекты җыр, бию, нәфис сүз өлкәсендә яшь талантларны үзенә җыя. Казан вәкилләре Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесендә Гран-прига лаек булды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Проектның төп максаты –укучыларның жюрига үз сәләтләрен күрсәтү, илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләргә иҗади осталыкларын камилләштерү өчен шартлар тудыру. “Сәләтләр җире” проекты яңа гына үтте, ә Артур киләчәктә анда тагын катнашып, җиңәргә әзерләнә.
Сәләтеңне ачу өчен нәрсә эшләргә, осталыкка ничек ирешергә? Бу сорауга Әссель һәм Исламның үз фикерләре.
«Сәләтләр җире» – гади бәйге генә түгел, ә зур проект. Ул сәләтле балаларның мөмкинлекләрен ачу өчен уңайлы шартлар тудыра, яшьләрне патриотик акцияләр оештыруга җәлеп итә, иҗат әһелләре белән таныштыра, үзара тәҗрибә алмашуга, иҗатта һәм сәнгатьтә алга таба үсүгә этәргеч бирә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.