Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән мобилизацияләнгән мөселманнар үтенече буенча махсус дога җыентыклары өстәмә тираж белән бастырыла башлады.
Махсус җыентык узган атнада Казандагы мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларына килгән дин кардәшләргә 1500 данәдә бушлай таратылган иде.
Бу атнада “Ярдәм” хәйрия фондында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча курслар башланды. “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектының максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, аларга белем бирү, психолог һәм медицина ярдәме күрсәтү, тормышта үз урыннарын табарга булышу.
Әлеге проект җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү бурычын куя.
“Ярдәм” мәчетендә оештырылган проектларның кураторы Лилия Сәләхетдинова татар гавәмендә таныш исем. Ул ИҖАТЫМДА МИНЕМ ТОРМЫШЫМ», «КҮҢЕЛЕМ КӨНДӘЛЕГЕ» китаплары һәм 13 җыр авторы. Күптән түгел Лилия Исән-сау кайтсыннар егетләр! дип атлган шигырь язган.
Болгар ислам академиясендә докторлык диссертацияләрен яклау чарасы узды. Шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (ягъни язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше” темасына язылган диссертация яклады. Татарстан мөфтиен “Коръән белеме” белгечлеге буенча ислам фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелүе белән котлыйбыз.
Җомга көнебез мөбарәк булсын дип ,бүгенгә саубуллашам. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!