Казанда бүген «Җәлил укулары» конференциясе башлана. Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция өч мәйданчыкта үткәрелә.
Батырлык гражданлык позициясе темалары турында фикер алышырга Татарстан, Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Кырым, Кабарда-Балкар һәм Оренбург өлкәсе галимнәре чакырылган. Шулай ук Конференция ачылышында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында катнашучыларны видеоэлемтә буенча Мәскәүдә яшәүче Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова да кушыла .
Җәлил укулары Казанда 1960 еллардан бирле уза, быел конференция Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь Рәхим Саттарның тууына 110 ел тулуга һәм Муса Җәлил Музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышлана. «Җәлил укулары – 2022» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең нәтиҗәсе буларак фәнни-тикшеренү эшләре тупланган җыентык әзерләп бастырыла.