Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд белән берлектә авыру балаларга булышу буенча хәйрия проектын дәвам итә. Узган юлы без Ислам Мостафинга ярдәм иткән идек. Ике яшьлек Эрик Минһаҗев та ярдәмгә мохтаҗ. Ул вакытыннан алда туган, беренче көннәрдән үк сәламәтлеге белән проблемалар башланган. Аңа терапевтик туклану һәм генетик тикшерү узарга кирәк.
Ике атнада Эрикның гәүдә авырлыгы ярты килограммга кимегән. Малай яз көнне кинәт авырлыгын югалта башлаган. Ул чакта авырлыгы тугыз килограмм булган. Җиләк-җимеш, яшелчә, ит, ботка белән туклана. Туклану катнашмасы гына җитми.
Тән массасы дефициты бердәнбер проблема түгел. Эрик вакытыннан алда туган, сулышны да авыр ала. Тугач, бишенче көнне баш миенә кан сауган – инсульт булган. Бераз соңрак каны зарарланган. Бу аңа начар йогынты ясаган. Хәзер малай церебраль паралич, гипотониядән интегә, начар ишетә, начар күрә, башын да күтәреп тора алмый. Табиблар генетик тест ясарга киңәш иткән.
Әлегә табиблар фаразларга ашыкмый. Берничә тернәкләнү курсыннан соң, Эрик башын мөстәкыйль тотарга тырыша. Тик бу малайга бик авыр бирелә.
Генетик анализ һәм дәвалау туклануы ике елга 540 мең сумга төшә. Гаилә битараф булмаган кешеләр ярдәменә өметләнә. 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәреп, ярдәм итәргә була. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.