Башкалабызның “Казан Экспо” үзәгендә 10нчы Халыкара Махсуслаштырылган “Юл 2022” күргәзмәсе уза. Форумның төп темаларының берсе — Россиядә юллар төзү буенча биш еллык планны тормышка ашыру.
Масштаблы күргәзмәне безнең хәбәрчеләребез дә карап кайтты. “Юл” форумы Россиянең абруйлы белгечләре, юл-транспорт комплексы вәкилләрен берләштерүче иң зур фикер алышу мәйданчыкларының берсе. Күргәзмәдә 300 ләп оешма үзләренең
казанышларын тәкъдим итте. Биредә юл-төзү өлкәсенендәге алдынгы үрнәкләр, юл сервисы объектлары, урамнарны, юл кырыйларын яктырту жайланмалары урын алган.
Алдагы елларда илебездә юлларны төзү һәм төзекләндерү бишеллык план нигезендә алып барылачак. Беренчеләрдән булып стратегик юлларга өстенлек бирелә. Алар арасында Татарстан аша узучы “Мәскәү-Казан-Екатеринбург” федераль трассасы да бар.
Илебезгә карата кертелгән чикләнмәләр юл төзелеше өлкәкендә эшләүче хезмәткәрләрне дә яңа эш алымнарын кулланырга этәрә.
Төзелеш барган юлларны Россия регионнарында җитештерелгән материаллар һәм машиналар белән тоткырсыз рәвештә тәкъмин итү, аларның сыйфатын үстерү- көн кадагында тора.
Мисал өчен, Алабуга автомобиль заводы заманча җихазландырылган, дөнья стандартларына туры килгән беренче автогрейдер җитештергән.
Сыйфатлы салынган юл- имин юл.
Микросюрфейсинг – вакытлыча җәелә торган, калынлыгы бары 1 см булган асфальт. Россиянең барлык федераль трассаларында куллана. Заманча каплау, юлларны капиталь ремонт ясаганчы мөмкин кадәр озаграк саклап калырга ярдәм итә
Өч көн дәвамында үткәрелә торган Форум кысаларында юл белгечләре әзерләү мәсьәләләре каралачак, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр узачак.
Эльза Әхмәтҗанова, Рамил Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.