Башкортстан республикасыннан өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр өчен Казан дәүләт циркында концерт уздырылды.Тулырак алдагы сюжетта.
Менә алар безнең Ватаныбызның сакчылары. Күтәренке кәефтә, илебезне якларга әзер. Ир-егетләргә рухи көч өстәр өчен Башкортстан республикасы Немтекама шәһәреннән килгән артистлар моңлы җырлары, дәртле биюләре белән тамашачыларны куандырды.
Биредә мөхтәрәм кунакларда бар иде. Алар уңышлар теләде һәм зур өметләр баглаганнары турында әйтте. Алып баручылар да үз чыгышларын рәхмәт сүзләреннән башлады. Концерт тирән эчтәлекле һәм мәгънәле җырлар биюләр белән уралып барды. Аеруча ватанпәрвәрлек җырларга игьтибар бирелде.
“ Ил иргә, ир илгә таяна” диләр. Шул сәбәпле Ватаныбызның сагында беренчеләрдән булып ир-егетләр тора
Өлешчә мобилизациягә эләгүче барлык ир-егетләр горурлык хисе уята, илебез ышанычлы кулларда дигәнне аңлата.
Динә Нәҗметдинова.