Ә хәзер дини вәзыгятьтәге яңалыклар белән таныштырып үтәбез.
Татарстан Диния нәзарәте мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәмгә ике миллионга якын акча җыйды. Әлеге игелеке эшкә Татарстан районнарындагы җирле мөхтәсибәтләр дә зур өлеш керткән.
Казанда азан әйтү буенча курслар башланды.
Тыңлаучылар мәкамнарның төрләре һәм аларның үзенчәлекләре турында белде. Тыңлаучылар гамәли күнегүләр дә ясады – татар мәкаменең башка төрләрдән аермаларын ачыклады. Дәресләр Галиев мәчетендә кичке сәгаь алтыда 13 нче октябрьгә кадәр һәр көнне уза, аларга теләгән һәркем килә ала. Курсларны оештыру инициативасы белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыккан. Беренче дәрестә ул Коръән укуда һәм азан әйтүдә татар мәкамен торгызу һәм популярлаштыру турында сөйләде. Шунысын да мскәртеп үтик , Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин ислам фәннәре буенча докторлык диссертациясе яклады. Фәнни эш Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән язу кагыйдәләрен өйрәнүгә керткән өлешенә багышланган.