Казан фәнни-тикшеренү техника университеты – КАИ галимнәре авиакосмос тармагында яңа ачыш ясады. Робот техникасы һәм 3Д-принтеры ярдәмендә самолет корпусларын һәм ракеталарны җиһазландыру өчен махсус эшләнмәләр әзерләделәр.
Принтер көчле тавышлы очкыч моделенең алгы өлешен катлам-катлам итеп бастыра. Бу комплексның уникаль мөмкинлекләренең берсе. Барысы да автоматик рәвештә эшли. Казан авиация институты галинәренең авиа сәнәгате өлкәсендәге зур казанышы.
Комплекс берничә машинадан тора: детальләр ясау өчен 3D принтер үзе, ике робот кулы һәм эшкәртү машинасы. Материаллар-тотрыклы, аларны кабат кулланылырга мөмкин. Программаны компьютерда алдан әзерлиләр, аннан принтерга йөклиләр, оператор процессны оештыра.
Конструкция ныклы, хәтта югары температурада да аңа бернәрсә дә булмый. очкыч орбитага чыкканда, нәкъ менә шушы челтәргә иң зур йөкләнеш төшә.
Түбәндәге кат-аэрокосмик тармак өчен тагын бер мөһим комплекс бар. Туку машинасы берничә минутта нык тукымадан материаллар ясый. Аңа сумала кушкач. җепләр тагын да ныгый, очкычны галәмгә җибәрүне җиңеләйтә.
Казандагы ике комплекс та – уникаль һәм бердәнбер. Әлегә лаборатория эшләнмәләре генә ясала. Тиздән аларны авиа, космос һәм машина төзелеше өчен детальләр ясау өчен сәнәгатькә кулланышка кертү планлаштырыла.
Диана Дасаева, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.