Телевидение дөньясында нинди кызыклар бар? Яңалыклар ничек әзерләнә? Татарстан Дәүләт телерадио компаниясе республика күрмәүчеләре һәм начар күрүчеләре өчен махсус китапханәсе уртак проектны — экскурсияләр циклын дәвам итә. Бу юлы безнең компаниягә мәктәп укучылары килде.
Телевидение студиясендә бу балалар беренче тапкыр. Экскурсия бүләкләр турында сөйләүдән башланды. Орфейның бронза сыны образы ул иҗатта үз материалы өчен яңа фикерләр эзли.
Телевидение тарихы белән кызыксынган балалар видеотекада булдылар, анда зур кассеталардан алып заманча кечкенә флешкаларга кадәр мәгълүмат йөртүчеләрнең ничек үзгәрүен белделәр. Ә оператор Владимир Юрков нинди камералар була, квадрокоптер нәрсә ул һәм тере сурәтне ничек төшерергә кирәклеге турында сөйләде. Балалар җиһазлар белән танышты, аларны эштә дә сынап карады.
Укучылар монтаж, радиостудия һәм гример бүлмәләрендә булды. Телевидение студиясен карадылар. Анда декорацияләр, телесуфлер белән таныштылар, үзләрен алып баручы буларак сынап карадылар.
Татарстан Дәүләт телерадио компаниясе, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсенең уртак проекты сентябрьдә башланды. Беренче экскурсиягә өлкәннәр, бу юлы балалар килде. Телевидение, радио белән танышу даими булачак.
Ралина Абрамова, Иван Худяков, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.