Дини һәм иҗтимагый тормышта җомга көненең шәрәфле урыны бар. “Яңалыклар”ның җомга чыгарылышын Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә багышланган сәхифә белән дәвам иттерәбез. Сүзне хезмәттәшем Мөршидә Җиһанга бирәм.
Әссәламегаләйкем вә рәхмәтулаһи вә бәрәкәтүһү, хөрәтле дин кардәшләр. Татарстанда көннән-көн иман йортлары артып тора, искеләре яңартыла. Бүгенге чыгарылышыбызда Буа районының Килдураз авылы мәчете эшчәнлеге белән таныштырыбыз. Әле күптән түгел генә авылның бай тарихлы мәчетендә төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Мәчеткә һәрдаим ярдәм итүчеләр нәселе хөрмәтенә әлеге мәчетнең исеме дә Гыймран дип атала. Шулай ук мәчет салдыруда башлап йөрүчеләр исемлегендә Нигъмәтҗан Мөхәммәтҗанов та бар. Гомумән Килдураз мәхәлләсенең тарихы юлы озын. Тәүгесе 1839 елларга барып тоташа. Архив чыганакларында Габди Колмөхәммәтов мулла булып торуы искәртелә. Ә совет чорында Килдуразда атаклы дин әһеле Камәретден хәзрәт Салихов имамлык итә. Яңа гасырга әйләнеп кайтсак та дини белеме булучыларга кытлык юк.
Мәчет ул авыл өчен бик кирәк. Ул уйландыра да, халыкны җыя да, тәрбияли дә. Мәчетле авыл иманлы да, нурлы да.
Тарихта да авылларның дәрәҗәсе аның мәчет-мәдрәсәсе булуы белән билгеләнгән. Ә азан… кешеләрне Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра. Азан тавышы матур тойгылар тәрбияли. Күңелендә иманы булган кеше бу тавышны якын итеп кабул итә.
Киләчәгебезнең әдәп-әхлагын кайгыртып яшәүче игелекле эшләр башкаручы иманлы кешеләр күбрәк булсын дигән теләктә , киләсе җомгага кадәр саубуллашам.
Әссәламегаләйкем вә рәхмәтулаһи вә бәрәкәтүһү.