Китап байлыгын ничек сакларга? Бу уңайдан махсус оештырылган фондның бизнес, хакимият, җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлеген ничек ныгытырга? Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының китапханә фондларын саклау буенча төбәк үзәкләрен төзү турындагы инициативасы нигезендә, Казанда халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Милли китапханәгә шәхси фондыннан 3 мең биш йөздән артык китап бүләк итте. Татарстан, Россия һәм чит илләр авторларыннан алынган шәхси бүләкләр, архив кулъязмалары хәзер китапханә киштәләрендә саклана. Ирекле кулланылышка 200дән артык китап бирелде. Аларны тапшыру тантанасы конференция барышында оештырылды.
Конференциядә шулай ук китап мирасын реставрацияләүне төбәк үзәкләрендә оештыруның теоретик һәм практик юнәлешләре, бу эшкә бизнес вәкилләрен, җәмәгатьчелекне җәлеп итү юллары да каралды.