Алабуга шәһәре укучылары өчен яңа белем бирү программасы эшли башлады. Дәресләр расписаниесендә мәҗбүри йөзү күнекмәләре барлыкка килде. Әлеге яңалык нидән гыйбарәт? Хәбәрчебез кызыксынды.
Берничә дәрестә күнегүләр узгач, йөзәргә өйрәнеп була. Алабугада яңа проект старт алды. Меңнән артык баланы йөзәргә өйрәтергә ниятлиләр.
Римма Диаконова беренче йөзү дәресен үткәрә. Ул әле яңа тренер. Барлык дәресләр дә тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә уза, проектта барлыгы 13 тренер катнаша. Аларны күнегүләргә махсус чакырганнар.
Укучыларны бассейнга һәркөнне бушлай автобус йөртә, дәресләр атнага 6 мәртәбә уза. Йөзү күнекмәләренә дүрт мәктәп балалары өйрәнә.Спортка мондый караш өчен ата-аналар аеруча шат.
Йөзү дәресләре озак вакытлы һәм бушлай. Барлык чыгымнарны муниципалитет һәм шәһәр иганәчеләре түли.
Әлфинә Хуҗина. Айрат Шәйгалләмов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.