Балалар – җәмгыятьнең ярдәмгә, яклауга мохтаҗ кешеләре. Бөек Ватан сугышы сугыш елларында аларга икеләтә авырга туры килгән. Нәкъ шул фидакарьлеккә хөрмәт йөзеннән шушы көннәрдә Кайбыч районында Сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәл ачылды. Район күләмендә көтеп алган тантаналы чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы
Бер минут тынлык белән искә алу. Бу мизгелдә ятимлек, толлык, ачлык ялагангачлык ачысын кичергән фидакарь халкыбызның каһараманлыгы күз алдына килеп баса. Күңел йомшара. Йомшармаслыкмыни, Олы Кайбычта һәйкәл ачу тантанасында катнашкан тыл ветераннары балачак язмышларын сөйли башлаша күз яшьләрен тыярлык түгел.
Мөслимә апаның мәтык дигәне кыр өстендә калып өшегән бәрәңге. Туйганчы икмәк ашау төшкә генә керә дип искә ала Мөрәдедән килгән Мидхәт Хәсәнов. Әтисен бөтенләй белми. Әнисен агач баса.
Алар күргәннәрне сөйләп кенә бетеререлек түгел . Җир шарын кат-кат чорнарга җитә дип уртаклаша тугызынчы дистәне ваклап барган әби-бабайлар.
Менә шундый авырлыклар кичергән сугыш чоры балаларына кызганычка каршы вакытында кадер-хөрмәтне җитәрлек дәрәҗәдә бирә алмый калдык дип исәпләүчеләр дә бар.
Кайбычта сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәл ачу тәкъдиме белән иң беренче отставкадагы хәрби офицер Илһам Хөснетдинов тәкъдим иткән..
Тантаналы чараны ачуда катнашкан район башлыгы фикеренчә сугыш чоры балалары язмышы һәр гаилә өчен уртак. Бөек Ватан сугышы җиле шакымаган бер генә дә капка да юк.
Авторы — Чаллыдан рәссам һәм сынчы Вадим Ихсанов. Сугыш чоры балаларына хөрмәт белән караган һәр кеше һәйкәл төзелешенә үз өлешен керткән. Шушы районда туып-үскән иганәчеләр дә ярдәм иткән
Һәйкәлнең урыны да бик истәлекле. Янәшәдә генә «Кайбыч колхозчысы» дип аталган самолет макеты. Тарихи чыганакларда язылганча 1944 елны Кайбыч колхозчылары җыеп биргән 1 300 000 сум акчага Казанда «ПЕ – 8» сугыш очкычы төзелә. Нәкъ шул самолетта майор, советлар союзя герое Василий Обухов Берлинга кадәр җитеп, җиңү көнен якынайта. Кайбыч тарихы гына түгел ә ил тарихына язылган мондый каһарманлыкны беркемнең дә онытырга хакы юк.
Үткәннәр аша киләчәккә атлыйбыз. Яңа буын өчен дә әби-бабаларының батырлыгы үрнәк. Шуңа да Кайбыч районының яшь гаскәрчеләр клубына йөрүчеләр патриотик чараларның үзәгендә кайный.
Һәйкәл ачу тантанасыннан соң сугыш чоры балаларын олылау авыл мәдәният сараенда дәвам итте .
Сугыш чоры балаларына тантаналы рәвештә Кайбыч районында беренче тапкыр медаль тапшырылды.
Кайбыч районында җиңү көнен якынайту өчен тылда көнне –төнне ялгап эшләгәннәрнеж тулаем исемлеге төзелә. Әлегә 2 меңгә якын кеше барланган. Сугыш чоры балалары һәйкәле дә шул игелекле эшнең дәвамы.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары Кайбыч районыннан.