Казанда күпфункцияле үзәкләрдә өлкән яшьтәге гражданнар электрон сервислардан файдаланырга өйрәнә ала.
Бушлай дәресләр өлкәннәр ункөнлегенә оештырылган һәм 7 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Өлкәннәрне «Минем документлар» офислары белгечләре россия пенсия фондында һәм башка сайтларда шәхси кабинет булдырырга өйрәтәчәкләр. Моннан тыш, пенсионерлар торак-коммуналь хезмәтләре өчен дистанцион рәвештә түләргә яки табибка язылырга өйрәнә ала.
Дәресләр күпфункцияле үзәкләрнең кабул итү залларында килгән кешеләр өчен куелган компьютерларда үткәрелә. Белгечләргә офисларның эш графигы нигезендә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин.