19 октябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Тантанага республиканың зур казанышларга ирешкән авыл хезмәткәрләре чакырулы. Уңыш бәйрәме алдыннан вице-премьер-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров журналистлар өчен сезонга башлангыч йомгак ясады.
Быел Татарстанда 5 миллион 300 мең тонна бөртекле ашлык җыеп, амбарларга салынды. Шикәр чөгендере, силоска һәм ашлыкка кукуруз, яшелчә һәм бәрәңге җыю дәвам итә.
Марат Җаббаров хәбәр иткәнчә, хәзер хуҗалыкларда кирәкле запас частьләрне барлау, авыл хуҗалыгы машиналарын киләсе сезонга әзерләү эше бара. Терлекчелек өлкәсендә продукция җитештерү ике ярым процентка арткан. Киләсе елга һәр сыердан уртача 7 мең литр сөт савып алу бурычы куелган.
Министр журналистларга да рәхмәт белдерде. Авыл хуҗалыгы темаларын оператив, объектив яктырткан өчен рәхмәт хатларын тапшырды. Бу уңайдан Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясенең “Агро бизнес” программасы да билгеләп үтелде.