Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында атаклы композитор, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллинның 65 яшьлек юбилей кичәсе булып узды. Бирегә аның иҗатын, әсәрләрен яратучы, аңлаучы тамашачы килгән иде.Әлеге чарада композиторның күп еллар дәвамында иҗат иткән әсәрләрен Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «Ля Примавера» Казан камера оркестры башкарды.
Концертта беренче булып аның «Тукай мелодиясе» дип исемләнгән камера симфониясе, шулай ук композитор репертуарындагы иң хисле әсәрләрнең берсе — Дүртенче симфония яңгырады. Рәшит Калимуллин — Россиянең әйдәп баручы заманча композиторларының берсе булып тора.