Кечкенә җирлекнең зур шатлыгы. Бөгелмә районының Подлесный бистәсендә яңа футбол мәйданчыгы ачылды.
Аны узган җәйдә нефтьчеләр откан грант акчасына төзеделәр. Авыл халкы да ярдәм итте, ә участокны җирле мәчет бүлеп бирде. Заманча спорт кыры төзелгәнче, һәр җәй биредә җирлекләр командалары арасында футбол ярышлары оештырылган иде. Яңа мәйданчык балаларны һәм яшьләрне туплый торган урынга әверелде. Бөгелмәнең яшь чемпионнардан торган футбол командасы, җирле балаларга осталык дәресе күрсәтте. Ә яңа проектны тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.