Мобилизацияләнгән гражданнар эш урыннарын югалтмый. Аларны саклау турындагы законны Федерация Советы хуплады.
Моннан тыш, хәрби хезмәт үткән вакыт хезмәт стажына да керә. Хәрби хезмәткән кайткач, өч ай дәвамында гражданнар элеккеге эш урыннарында кабат теркәлә. Шулай ук мобилизацияләнгән һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр махсус хәрби операциядә катнашу турында документка кул куелганчы һәм мобилизацияләнгәнче рәсмиләштерелгән кредитлар, заемнар буенча йөкләмәләрне үтәүне туктатып тору хокукын ала. Аларның гаилә әгъзалары да шундый ук хокуктан файдалана.