Казан Кремлендә Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Татарстан Президенты республиканың иң яхшы укытучыларын бүләкләде.
Татарстанның халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинованың укытучылык стажы ярты гасырга якынлаша. Казан педагогика училищесында үз юлын башлап, төрле югары уку йортларында татар теле һәм әдәбиятыннан укыта, гомере буе үзе дә укудан туктамый.
Вәлиуллиннар – Гусевларның укытучылык гаилә династиясе соклану уята. Кырык мөгаллимнең өчесе Казан Кремленә килде. Династиянең гомуми хезмәт стажы-800 елга якын. Алар барысы бергә төрле фәннәр укытучылары белән тулы бер мәктәп кадрларын туплый алыр иде. Татарстан Президенты кулыннан бүләкләрне дүрт педагогик династия вәкилләре, ә барлыгы 50гә якын укытучы алды. Рөстәм Миңнеханов күренекле педагог Мирза Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын билгеләп үтте, шулай ук республиканың халык һәм атказанган укытучыларына мактау билгеләрен тапшырды.
Зур ил белән бергә укытучылар көнен бәйрәм итәбез.Ул Донецк, Луганск халык республикаларында, Херсон, Запорожск өлкәләрендәге ватандашларның көчле Россияне сайлап алган тарихи вакыйгалар көннәрендә уза. Киләчәктә безнең предприятиеләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә кемнәрнең эшкә киләчәге, Ватаныбызны кемнәрнең яклаячагы нәкъ менә укытучыдан тора.
Республикада талантлы педагоглар күп. Нәтиҗәсе дә куанычлы – Татарстаннан 240 укучы халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңде. Ике меңнән артыгы мәктәпне медальләргә тәмамлады.
Инна Данилова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.