Мобилизацияләнгән казанлыларның балаларын мәктәпләрдә бушлай тукландыралар. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә әйтелде.
Башкарма комитет хезмәткәрләре волонтерлар корпусы белән берлектә һәр гаиләнең социаль паспортларын тикшереп чыга башладылар инде. Чара якын арада гамәлгә керә, беренче чиратта, балаларга ярдәм күрсәтү исемлеген төзү буенча эш алып барыла. Әйтик, Казанда “Доверие – Ышаныч” үзәгенең биш бүлегендә психологик консультация алу мөмкинлеге бар. Өлешчә мобилизация барышында Казаннан сигез йөздән артык соолдат һәм офицер чакырылган.Башка ярдәм чаралары штабның якындагы утырышында тикшерелә. Утырыш иртәгә бишенче октябрьдә уза.