«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе зур югалту кичерде. Ярты гасырга якын гомерен телевидениегә багышлаган. Оператор Таһир Хәсәнов арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Ул туган авылы Лаеш районы Атабай авылы зиратында җирләнде.
Бу исем һәр телевизор караучыга яхшы таныш. Тамашачы аның үткен күзе һәм якын дусты – камера объективы аша республикабыздагы иң мөһим вакыйгаларны беренче булып күрде.
Таһир Хәсәнов бар гомерен телевидениега багышлады. Армиядән кайтуга Татарстан дәүләт телевидениесына ут куючы булып эшкә урнаша. Аннан ассистент, оператор, өлкән оператор вазыйфаларын башкара. Сюжет, репортажлардан тыш, телевидение архивында ул төшергән күләмле тематик тапшырулар, телевизион фильмнар саклана.
Таһир Хәсәнов эшен зур җаваплылык белән, яратып башкарды.Төшеререгә барган җирдән Таһир Хәсәновны әллә кайдан күреп алып сәясәтчеләр, әдәбият-сәнгать әһелләре кул биреп исәнләшәләр иде. Ул олыны олы, кечене кече итә белүче, гаҗәеп киң күңелле, мәрхәмәтле кеше иде. Әле яңа гына эшкә урнашкан яшьләргә һәрчак үзенең әтиләрчә киңәшен бирде, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Ул һичкайчан ару-талуны белмичә, тормышка сөенеп яшәде.
Соңгы юлга озату мәрасимендә мәрхүмнең туганнары, хезмәттәшләре аның турында иң якты, иң җылы истәлекләр белән уртаклашты. Таһир Хәсәнов мәңгегә безнең йөрәк түрендә сакланачак.