Һава торышындагы үзгәрешләр прививка ясатуның мобиль пунктлары эшенә дә үзгәрешләр кертте. Бүген метро станцияләре янындагы пунктлар үз эшләрен туктата.
Табиблар Казанда яшәүчеләр арасында прививка ясатырга теләүчеләрнең кимүен сәбәп итеп китерә. Соңгы 2 атнада башкалабызда өч меңнән артык кеше коронавируска һәм тагын 4 мең биш йөз кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Элеккечә, табиблар теләүчеләрне тәүлек буе 7нче шәһәр хастаханәсендә һәм эш вакытында шәһәрнең барлык поликлиникаларында көтеп калалар.