Казанда метрополитен төзелеше дәвам итә. Шушы көннәрдә «Айсылу» тоннель үткәргеч комплексы — Яңа станцияләр арасын казырга кереште. Җир астында юллар салынуын хәбәрчеләребез дә күреп кайтты
Җир астын казучы бик зур егәрле машинаны әнә шул кечкенә генә төймәләр идарә итә.
“Айсылу” тоннель үткәргеч комплексы миллиметрлап хәрәкәт итә. Әмма тамчы да таш ярган кебек максатына ирешә. Казылган җирне ташу да җайга салынган.
Ике чакрым 200 метр ара үтелгән. Айсылу ярган юлларны без әле беренчеләр булып сынадык. Димәк ТАССРга 100 ел һәм Тулпар станцияләрендә эшнең икенче этабы башлана.
Җир асты юлын төзүчеләр «Академическая» станциясе урынын әзерли башлады . Ул Фучик һәм Завойский урамнары янында төзелә. Димәк 2017 елда Татарстан башкаласының 15 метро станциясе була. Мөршидә Җиһан, Алмаз Хәкимов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.