Казан халыкара юридик форум эшли. Казан федераль университетына 400дән артык белгеч җыелды.
Танылган кунаклар арасында Россия Хөкүмәтенең Югары суд инстанцияләрендәге вәкаләтле вәкиле Михаил Барщевский, закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева бар. Фикер алышулар темасы «Хокукка хокук» дип билгеләнде. Ике көнлек форумда экспертлар чыгыш ясый, мәгариф, фән, инновацияләр һәм бизнес мәсьәләләре буенча ачык дискуссияләр уза. Республика Президенты сәламләвен Дәүләт Советы Рәисе игълан итте. Фәрит Мөхәммәтшин Казан юридик мәктәбенең аерым әһәмиятен билгеләп үтте. Нәкъ менә безнең хокук белгечләре өч дистә ел элек авыр сәяси шартларда Татарстанның яңа Конституциясе нормаларын әзерләгән