Әссәләмегеләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтү хөрмәтле дин кардәшлребез.
Ислам диненең 1100 еллыгына багышлап быел Совет районы мөхтәсибәтендә шушы көннәрдә яңа мәчет ачылды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан итә. Акча җыю бүгенге көннән ачык дип игълан ителә. Теләге булган һәркем татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара
Иртәгә, ягъни 1нче октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Бушлай дәресләр республиканың 700дән артык мәчетендә үткәреләчәк. Курсларга 25 меңләп тыңлаучы йөрер дип көтелә. Аларга 1500гә якын мөгаллим дини белем бирәчәк. Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда белем бирү эшчәнлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган, укырга килүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән «Мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы» буенча алып барыла.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең мөбарәк бер хәдисендә: «Гыйлем гыйбадәткә караганда да артыграк һәм ул диннең терәге», — дип әйткән.Барыгызга да файдалы гыйлемнәр теләп бүгенгә саубуллашам. Әссәләмегеләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтү