Республиканың район хәрби комиссариатлары мобилизация командаларын формалаштыруны дәвам итә.
Мобилизацияләнүчеләр турындагы мәгълүматларны тагын бер тапкыр җентекләп тикшерделәр. Ир-атларның хәрби исемнәре һәм вазыйфалары ачыкланды. Аларның күбесе югары хәрби әзерлек алган. Район хәрби комиссариатында документларны чагыштырдылар. Тирәнтен медицина комиссиясе – мобилизацияләнгән кешеләрне җыю пунктларында көтә. Татарстанда алар Казан танк училищесы һәм Казан Экспо күргәзмә үзәге базасында җәелдерелде.