Мошенниклар мобилизация фонында активлашкан. Явыз ниятле кешеләр чакырылучыларга шалтыратып яки хат аша төрлечә кичектерүне тәкъдим итә.
“Сез мобилизацияләнүчеләр исемлегендә, сезгә повестка килергә тиеш”, — дигән ялган хәбәрләр тараталар. Мобилиизациядән алып калу сылтамасы белән, үз реквизитларына акча күчерергә кушалар. Экспертлар сак булырга, имеш-мимешләргә ышанмаска өнди. Мобилизациягә чакырылган кешеләргә повестканың бары тик имза куйганнан соң гына, үз кулларына тапшырылуын искәртәләр.
Мобилизациягә кагылышлы барлык сорауларны 122 кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин. Мәгълүматны объясняем точка рф сайтыннан да алырга була.