Казаннан Мәликә Шаһитова барыбызның да ярдәменә мохтаҗ. 6 яшьлек кызның сулыш алу белән проблема килеп чыккан, тыны кысыла. Сабый мөстәкыйль рәвештә көненә 5 минут кына сулый ала, калган вакытта – махсус аппарат кулланалар. Куллану материаллары бетеп килә. Ашыгыч рәвештә биш йөз мең сумга якын акча җыярга кирәк.
Әнисе Мәликәне бик сабыр кыз дип саный. Тугач та, сабыйның сулыш алу мөмкинлеге чикле. Беренче көннәрендә үк ул хастаханәгә дәваланырга кергән, анда 5 ел вакытны үткәргән.
Балага хәзер 6 яшь. Кыз, ниһаять өйдә яши. Яраткан шөгыле-әнисе һәм сеңлесе белән курчак уйнау. Мәликә яшәгән бүлмәсеннән чыга алмый-ул көнгә 5 минут кына үзе сулый ала. Бала махсус аппарат ярдәмендә сулыш ала.
Сулыш алу җиһазларына кирәкле материаллар инде бетеп килә. Киләсе елда сабыйга сулыш алу материаллары өчен биш йөз мең сумга якын акча җыярга кирәк. Гаилә өчен бу сумма күп. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. Хөрмәтле телевизор караучылар. Моның өчен 5542 номерына «ДЕТИ» сүзе белән СМС җибәрергә кирәк. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ия Кислицына. Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.