Уку турындагы иң мөһим сорауларны бирергә мөмкин. Бүген сәгать уннан алып өчкә кадәр Кайнар линия телефоны эшли.
Ул балаларга белем бирү һәм дәресләрдән соң мәшгульлек мәсъәләләренә багышлана. Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре, Дәүләт Советы депутатлары, Мәгариф һәм фән Министрлыгы, шулай ук прокуратура вәкилләре консультацияләр бирә. Сорауларны 236 00 71 телефоны аша җибәрергә, шулай ук мессенджерга хәбәр язарга мөмкин.